Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, терлекчелек идарәсе консультанты Рамилә Моратова, фермаларда һәм комплексларда булып, терлекчелек алдынгыларын 2021 елның ноябрь аенда бүләкләделәр, аларга акчалата сертификатлар тапшырдылар һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Беренче эш итеп "Сарман" агрофирмасының "Ләшәү-Тамак" сөт-товар фермасы терлекчесе Данис Хафизовны 50 яшьлек юбилее белән бүләкләделәр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аңа истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты, Альберт Шәрипов бүләк һәм Мактау грамотасы тапшырды.