Бөек Ватан сугышы ветераны Вахитов Тимергали Миңнебай улына 95 яшь

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Бүген – 25 январь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Вахитов Тимергали Миңнебай улына 95 яшь тулды.
Тимергали абый Рантамак авылында туып-үсә, гомер буе туган авылында яши һәм эшли. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. 7 ел армия сафларында хезмәт итеп кайта. Тормыш иптәше Саимә апа белән дүрт бала – өч кыз һәм бер ул үстерә. Армиядән кайткач, гомер буе тракторчы булып эшли. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә кызы Рәмзия апа тәрбиясендә гомер кичерә. 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.
Тимергали абыйны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды, ветеранга бүгенге аяз күкләр, тыныч һәм мул тормышыбыз өчен рәхмәт белдерде. Тимергали абыйга матур теләкләрен шулай ук халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Рангазар авыл җирлеге башлыгы Айназ Шәрипова, ветераннар советы рәисе Азия Хисаметдинова җиткерделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International