Бөтендөнья норматив булмаган лексикага каршы көрәш көне кысаларында «Форпост» отряды активистлары «Мат – безнең формат түгел» дигән социаль акция үткәрделәр. Акция кысаларында активистлар үтеп баручылар белән норматив булмаган лексиканың зыяны турында әңгәмә кордылар, шулай ук тематик буклетлар тараттылар .