"Мирас угы" проектын гамәлгә ашыру

2022 елның 18 феврале, җомга

Татар халкының чиксез бай мәдәни һәм тарихи мирасы бар. Аны үсеп килүче буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Нәкъ менә шуңа  да “Мирас  угы” проекты татар халкының кыйммәтләре, туган як тарихы белән танышу һәм өйрәнүгә багышланган. Чираттагы кунакларыбыз Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбеннән килделәр. Әле беренче сыйныфта гына укысалар да, алар бик үткен һәм зирәк булдылар. Тарих бик кызыклы фән. Ләкин аны уеннар, риваятьләр, әкиятләр аша  аны өйрәнү тагын да кызыграк. Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы  буенча “сәяхәт иткәндә” укучылар бик күп тарихи фактлар, риваятьләр белән таныштылар, үзләре өчен яңа төрле һөнәрләр ачтылар. Хәтта, “Ага базар”ның аңлатмасын әйтеп, барыбызны таң калдырдылар. Кызлар “кыйммәтле” ташлардан, энҗе – мәрҗәннәрдән муенсалар ясап, зәркәнче, малайлар исә тимерче һөнәрен үзләштерделәр. Ә менә чүлмәкчелек малайларны да, кызларны да кызыктырды. Сәяхәт ахырында укучылар махсус ясалган пазллардан, кунакта булган шәһәрләр буенча карта җыйдылар. Әлеге проектның вазифасы- балаларда кечкенәдән үк туган  якка мәхәббәт, үз илең, туган телең, халкыңның батырлыгы, каһарманлыгына горурлык  хисләре тәрбияләү.

Чараны йомгаклап укучыларга, якынлашып килүче Халыкара туган телләр көне уңаеннан “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсы җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International