"Мирас угы" проектын гамәлгә ашыру

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның уңышлы социализациясе дәүләт дәрәҗәсендә каралучы актуаль сорауларның берсе. Алар өчен барлык уңайлыкларны, социаль ярдәм төрләрен булдырып торалар. Ләкин "мөмкинлекләре чикләнгән балалар" дигәндә төп мәгънәсе "балалар" сүзендә тупланган икәнен онытмаска кирәк. Аларның да сәламәт яшьтәшләре белән беррәттән төрле кызыклы шөгыльләрне үзләштерәсе, актив тормыш алып барасылары килә.
"Мирас угы"( "Стрела наследия")проекты кысаларында балалар җәмгыятьнең пассив өлеше түгел, ә үз куллары белән могҗиза ясаучылар. "Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Теләнче Тамак интернат-мәктәбе " дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче сабыйлар өчен чираттагы очрашуны "Чүлмәкче әкияте" дип исемләнгән интерактив чарага багышладык. Рәхәтләнеп кызыл балчыктан төрле җәнлек сыннары ясадык, эт ясаудан башлаган идек, соңыннан кемгәдер песи, берәүләргә куян, хәтта миллион еллык араны якын итеп динозаврлар да кунакка кереп чыктылар. Балалар чын мәгънәсендә үзләренә гашыйк иттеләр.
Бер мизгелне сезгә дә әйтеп китәсебез килә... Чүлмәкче җайланмасы артында тырышып, янып- пешеп кечкенә генә чүлмәк ясаган вакыт. Күз алдыгызга китерегез, 10-15 бала белән шөгыльләнгәннән соң куллар беләктән кызыл балчыкта. Ә балалар шул кадәр кызыксынучан, алар түгәрәккә алып тын да алмый күзәтәләр. Шунда Ильназ исемле бер кечкенә генә малай әкрен генә, сак кына, чып - чын күңеленнән икәне күзләреннән бөркелә иде, күземә төшкән чәчемне бер кырга сыпырып куйды. Аның да нәни куллары балчык әвәләгән килеш)))
Ул шундый бәләкәй, ләкин кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Шул мизгелдә сөенгәнне белсәгез иде!!!! Тормышка ашырылучы махсус проектыбызның мөһимлегенә, кирәклегенә без кабат инандык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International