"Мирас угы" проектын гамәлгә ашыру.

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Язның беренче матур көннәрендә  Мөслим муниципаль районының Түбән Табын авылына юл тоттык. Анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәп-интернатында безне инде зарыгып көтеп торалар иде. Очрашу, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Сарман район оешмасы – "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" белән уртак проектыбызны гамәлгә ашыру кысаларында үтте.

“Мирас угы” проекты балаларның буш вакытын оештыру гына түгел, ә бәлкем үз эченә кызыклы тарихи фактлар, тукучылык, чулмәкчелек, тимерчелек, зәркәнчелек һәм башка бик күп төрле милли һөнәрләр белән танышу, үзеңне яңа рольләрдә сынап карау; шулар белән беррәттән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җәмгыятькә яраклашу, мөстәкыйль тормышка әзерләү механизмнарының берсе булып та тора.

Проект кысаларында берничә интерактив чара каралган. “Путешествие в прошлое” дип исемләнгәне археология фәне һәм археолог һөнәренә багышланган. Аның барышында укучылар борынгы казылмалар, аларны эзләү ысуллары, сакланышы һәм фәнни яктан әһәмияте хакында белемнәрен арттырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International