7апрель көнне Сарман үзәк китапханәсендә бәйләү түгәрәгенә йөрүче өлкәннәр өчен «Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы» көне уңаеннан «Китап галәме» исемле мәгълүмат сәгате үтте.
Бу көнне библиограф Гөлнур Мадьярова, федераль бюджеттан һәм «Рухият» нәшриятеннән кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Ул төрле маҗаралар, көтелмәгән үзгәрешләр, кискен борылышлар белән тулы сюжетка корылган әсәрләр булган җыентыклар, детектив романнар, гыйбрәтле язмышларны сүрәтләгән китапларны укучыларыбызга тәкъдим итте.
«Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау» елы кысаларында рәссам, шагыйрь, музыкант, энциклопедик белемгә ия булган Бакый Урманче турында китапханәче Рәзинә Гарифуллина бәян итте. Татар халкының мәшһүр улы, рәсем сәнгатенә татарлардан иң беренче булып нигез салучы Бакыйаганың тууына быел 125 ел. Тамашачыларга Ильмира Нигматуллина ясаган «Урманче халык күңелендә» исемле презентация тәкъдим ителде.