Нефть сәнәгате ветераны, Сарман районының шәрәфле гражданы, якташыбыз Таҗиев Миргазиян Зәки улына 75 яшь

2022 елның 10 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле Миргазиян Зәкиевич!

         

          Барлык сарманлылар исеменнән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Шатлыклы озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

          Кайда гына эшләсәгез дә, хезмәтегез белән хөрмәт һәм абруй казандыгыз. Эшлекле, максатчан, тынгысыз булуыгыз белән яңадан-яңа куанычлы үрләр яуладыгыз. «Туймазынефть», «Елховнефть», «Иркеннефть», «Җәлилнефть», «Әлмәтнефть» идарәләренең хезмәт казанышларында Сезнең  өлешегез зур.

          Районда, кайсы гына җирлекне алсаң да, Сезнең ярдәм тимәгән авыл юктыр. Төрле чараларга материаль ярдәм дисеңме, мәчетләр төзү, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү, су үткәрү, юллар салу һәм башка күп өлкәләрдә Сезнең шәфкатьне тоеп торды сарманлылар. Ә инде туган авылыгыз Күтәмәле өчен кылган эш-гамәлләрегез санап бетергесез.

          Хөрмәтле Миргазиян Зәкиевич! Районыбызның социаль-экономик, милли-мәдәни үсешенә керткән лаеклы өлешегез, барлык игелекле гамәлләрегез, бүген дә шундый ук туган ягыбыз патриоты булып яшәвегез өчен Сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм!

          Матур юбилеегызны Сез мактаулы хезмәт юлы үткән нефть сәнәгате ветераны, районыбызның иң абруйлы, хөрмәтле шәхесләренең берсе булып каршылыйсыз. Үз изгелегегез Сезгә меңе белән кайтсын, киләчәктә дә изге эшләрегездә, тормышыгызда бары тик уңышлар юлдаш булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International