Җәлил поселогының 6нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Космонавт булырга телим" чарасы

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

1961 елның 12 апрелендә кешенең  космоска очуы -  бөтен кешелек тарихында иң мөһим вакыйга. 1961 елның 12 апрелендә беренче  космонавт Юрий Алексеевич Гагарин космоска оча. Шул уңайдан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында күңел ачу чарасы узды.Бу чарада 
балалар  Кояш системасына керүче планеталар турындагы белемнәрен арттырдылар,  очучы-космонавт һөнәре турындагы күзаллауларны киңәйттеләр.
  Күңел ачу барышында балалар "Ракетаны төзе», «Йолдызлы букет» уеннарын уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Балалар беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин турында бик күп күпне белделәр. Бәйрәм күңелле, шатлыклы атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International