Бүген Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Тәзкирә Зарифулла кызына 90 яшь

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бүген Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Тәзкирә Зарифулла кызына 90 яшь тулды.

Аны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов, авыл имам-хатыйбы Илдар Әшрафуллин котладылар, бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар. Котлауларга юбилярның туганнары, якыннары да кушылдылар.
Тәзкирә апа тормыш иптәше – гармунчы Наил абый белән (кызганычка каршы, вафат) дүрт кыз һәм бер малай үстергәннәр. Ул үзе дә биш балалы гаиләдә дүртенчесе булып дөньяга аваз салган. Ун яшеннән күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә йөргән, урман кисү буенча хезмәт куйган. «Тыл ветераны», «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемнәр йөртә, күпсанлы медальләргә ия. Бүгенге көндә балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International