Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган әңгәмә үткәрелде

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 1984 елдан бирле бөтендөнья мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Шулай ук ул дөнья мирасының күптөрлелеге һәм аны саклау өчен куела торган көчләр турында күбрәк белү мөмкинлеге бирә.

1972 елда ЮНЕСКО Генераль Ассамблеясе сессиясендә кабул ителгән һәм 1975 елның декабрендә үз көченә кергән Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау Конвенциясе мәдәни мирасны саклау буенча төп документларның берсе булып тора.

Татарстан Республикасы җирлегендә генә дә мөһим тарихи урыннар, биналар, һәйкәлләр бик күп.

Бүген исә, Сарман гимназиясенең укучылары белән бергә, үзебезнең Сарман районы буенча һәйкәлләрне, тарихи урыннарны барладык.

Үзәк паркта урнаштырылган монумент, стеллаларны, татарның легендар шәхесе Илһам Шакиров истәлегенә куелган бюстны, Тукай премиясенә лаек булган якташларыбызга багышланган стелланы бик тиз санап чыктылар, Бакыр базы белән Ленин бабайны да онытмадылар. Ә менә туган ягыбыз, Сарманыбыз аша агып үткән Минзәлә елгасының махсус саклау астында икәне барсы өчен дә яңалык булды. Әңгәмә барышында  укучылар “Һәр һәйкәлдә авылым тарихы” дигән видеоролик аша, районыбызның төрле җирләрендә урнашкан тарихи урыннар, һәйкәлләр белән таныштылар, кайсылары махсус яклау астында икәнен, ә кайберләренең,тарих битләрендә урын алып торсалар да, әлегә  ул исемлеккә кермәгәнен ачыкладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International