"Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона туры

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

15 нче апрель көнне Җәлилдә "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона туры үтте. Бәйгедә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай, Бөгелмә һәм Мөслим районнары мәктәпләре чыгыш ясады.
Командалар “Безнең күңелле тату сыйныф" исемле визит карточкасын тәкъдим иттеләр. "Халык сәнгате" исемле иҗади проектларын якладылар.  Сыйныфларның эшчәнлеге белән махсус күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде. Бәйгедә район данын яклаган Җәлил гимназиясенең 7 нче сыйныфы һәм әти-әниләр комитеты (класс җитәкчесе Гәрәева Венера Азатовна) 1 нче урынны яуладылар. Алар май аенда республика этабында чыгыш ясаячаклар. Без аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International