"Безнең ишегалды" Президент программасын тормышка ашыру кысаларында Сарман районы башкарма комитеты, проект оешмасы, идарәче компания вәкилләре күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу үткәрделәр. Әлеге чара кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерүнең йомгаклау презентациясен үткәрделәр, халык йомгаклау схемалары белән таныштылар.