Кызганычка каршы, без терроризм чорында яшибез.. Шуңа күрә һәр кеше – олы кеше һәм бала – терроризмның асылын һәм аннан саклану ысулларын белергә тиеш.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, халыкның терроризм һәм экстремистлык күренешләренә түземсезлек атмосферасын булдыруга юнәлтелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан Сарман районы Шыгай авыл китапханәсендә " Тынычлык өчен бергә-террорсыз!» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде.
Терроризм янауга гражданнарның күпчелеге террорчылык актларын кисәтү һәм алар барлыкка килгән очракта гына каршы торырга мөмкин. Әңгәмә барышында терроризм актлары кылуны профилактикалау максатыннан уяулык күрсәтү кирәклеге турында басым ясалды. Шулай ук теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен белү мөһим. Теләсә кайсы кеше экстремаль хәлләрдә үз-үзен тотышын һәм гамәлләрен төгәл тәкъдим итәргә, психологик яктан үз-үзеңне саклауга әзер булырга тиеш.
Чара ахырында катнашучыларга белешмәлекләр таратылды. Анда куркыныч янаган гамәлләр турында мәгълүмат, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерлары, шикле предметны ачыклаганда нишләргә һәм бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат тупланган .