Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Сарман муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүне өйрәнү буенча күчмә чара үткәрде.
Күчмә чара барышында административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү мәсьәләләре каралды, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән мәгълүмат җыю эшен оештыру өйрәнелде.
Сарман муниципаль районының юридик хезмәте хезмәткәрләренә «2014 – 2024 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү»дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, дәүләт вәкаләтләрен башкарганда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр бирелде.