Сарман муниципаль районы Башлыгы призына "Көрәш" буенча ярышлар

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

2022 елның 19 апрелендә район мәдәният йортында Сарман муниципаль районы Башлыгы призына көрәш буенча район ярышлары булып узды. Ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев Фирдәвес Кәрам улына «Сарман муниципаль районында көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән өчен» Рәхмәт хаты тапшырды. Турнирны үткәрү турындагы Нигезләмә нигезендә, ярышлар өч яшь категориясендә узды: 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк; 2005-2010 елларда туган һәм 2044 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар. Ярышлар берьюлы ике келәмдә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International