Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, җирлек депутатларын чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Җирле үзидарә көне белән тәбрик итәм.
Җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәтен, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Нәкъ менә шушы өлкә хезмәткәрләре көндәлек тормышта килеп туган проблемаларны чишүдә халыкка якыннан торып ярдәм итә.
Туган районыбыз һәм район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып күп еллар тырыш хезмәт куйган өлкә ветераннарына һәм бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үтәүче барлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм.
Бәйрәм белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, шәхси тормышыгызда иминлек, халкыбызга нәтиҗәле хезмәт итүдә көч-куәт, күңел көрлеге, рух ныклыгы телим.