“Хәтерлибез һәм рәхмәт әйтәбез” Патриотик дәрес.

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. Һәйкәлләр безнең тормышыбызның үткәнен чагылдыра, ә  киләчәк буын өчен олы мирас. Безнең республикабыз тарихи, истәлекле урыннарга, архитектура корылмаларына бик бай. Сарман районында да һәйкәлләр күп. Аларны һәрдаим карап, төзекләндереп торалар. Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре дә, һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көнен искә алып, халкыбызның үткән тарихына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган, кулларына корал  алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы һәйкәлгә чәчәк салу оештырдылар. Үткәрелгән бу чарадан укучылар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International