«Ак әманәт – солдат хатлары» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә.

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

 

21 апрель көнне  Сарман үзәк китапханәсенең «Книгостайл» могҗизалар бүлмәсендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Ак әманәт – солдат хатлары»  дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үтте. Кичәгә сугыш кырында ятып калган Миннегалим Хәсәншинның сеңлесе Тәгъзимә Шәйхетдинова чакырылган иде. Аның белән очрашуга  Сарман гимназиясенең  7 сыйныф укучылары килде. Кичәне уку залының әйдәп баручы китапханәчесе  Равилә Шәмсетдинова алып барды.  Китапханәче Рәзинә Гарифуллина  Миннегалим Хәсәншинның тормыш юлы турында сөйләде. Кичә барышында Филүс Каһировның

«Соңдыр шул, соңдыр» җырына видеоклип  һәм геройга багышланган презентация күрсәтелде. Тәгъзимә апа укучыларга балачагы, ул елларның авырлыгы турында сөйләде, хатирәләр белән уртаклашты, изге – матур теләкләрен җиткерде. Укучыларга Миннегалим Хәсәншинның хатларын күрсәттек, алар барысы 33.

          Кичәне йомгаклап үзәк китапханә директоры Лилия Афзалетдинова авылдашыбызга иң матур теләкләрен җиткерде һәм очрашу истәлеге итеп бүләк тапшырды. Укучыларга «Бөек батырлык тарих түрендә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International