Сарманда җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йортында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Ул үз чыгышында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә, җирлек башлыкларына, депутатларга, Дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннарына җирле үзидарә үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Бу көнне алдынгы хезмәткәрләр Сарман муниципаль районы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Тантаналы чара Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International