«Мәдәни десант»проекты кысаларында гамәли семинар Сарман һәм Тукай районнары мәдәният учреждениеләре белән берлектә узды

2022 елның 22 апреле, җомга

20 апрельдә Сарман районында район мәдәният йорты һәм Сарман балалар сәнгать мәктәбе мәйданнарында «Мәдәни десант» проекты кысаларында гамәли семинар узды.

«Мәдәни десант» проекты — ул программалар циклы, белем бирү-методик өлешен һәм авылларда, район үзәкләрендә мәдәният учреждениеләренең торышын күчмә бәяләүне үз эченә ала. Проектка 2021 елда Старт бирелде. Проект ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Таткультуресцентр» ДБУ тарафыннан тормышка ашырыла.

Семинарларда Сарман һәм Тукай районнары мәдәният учреждениеләренең 150дән артык хезмәткәре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International