21 нче апрель көнне "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үтте. Анда районның 18 мәктәбе катнашты. Командалар "Юл йөрү кагыйдәләре знатоклары", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү", "Автошәһәрчектә велосипед йөртү" номинацияләрендә көч сынаштылар.
Нәтиҗәдә, 1 нче урында- Җәлил икенче номерлы урта мәктәбе ", 2 нче урында- Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе, 3 нче урында- Күтәмәле мәктәбе, 4 нче урында- Сарман гимназиясе, 5 нче урында- Саклау-Баш мәктәбе командалары. Аларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 1-3 урын алган командаларга велосипед тапшырылды.