Республикабызда Туган тел форумы

2022 елның 22 апреле, җомга

20 нче апрель көнне республикабызда Туган тел форумы булып узды. Анда "Илһам" яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре, Р.Фәхретдин, К.Насыйри премиясе лауреатлары һәм татар теленнән IX Халыкара олимпиадада җиңү яулаган укучылар бүләкләнде. Сарман районыннан Җәлил икенче санлы урта мәктәбе укучысы Фролов Александр (укытучысы - Шайдуллина Чулпан Камил кызы) Халыкара олимпиада призеры булды. Аңа Мәгариф министрлыгы грамотасы һәм акчалата сертификат тапшырылды. Александрга алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International