Башлангыч сыйныф укытучыларының «Башлангыч сыйныф укучыларының танып-белү эшчәнлеген үстерү чаралары буларак цифрлы мәгълүмати технологияләр» дигән темага районара семинары

2022 елның 23 апреле, шимбә

2022 нче елның 22 нче апреленда МБГББУ "Җәлил гимназиясе" базасында башлангыч сыйныф укытучыларының «Башлангыч сыйныф укучыларының танып-белү эшчәнлеген үстерү чаралары буларак цифрлы мәгълүмати технологияләр» дигән темага районара семинары булып узды. Анда Сарман, Азнакай, Актаныш районнарыннан 52 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.
Ачык дәресләр, мастер-класслар, дәрестән тыш эшчәнлек буенча  дәресләр күрсәтелде. 3-4 нче сыйныф укучылары "Карга боткасы" әдәби-музыкаль тамаша әзерләделәр. Укытучы-энтузиастларның  иҗади эшчәнлеге, гимназиядә психологик һәм дустанә климатның тирән булуы күңелле тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International