Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Габдулла Тукайның туган көне һәм туган тел көне белән котлавы

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

          Хөрмәтле райондашлар!

          Бүген, 26 апрельдә, Татарстан Республикасында Туган тел көне бәйрәм ителә. Бу бәйрәмнең татар халкының бөек һәм бар татар дөньясы өчен кадерле булган Габдулла Тукайның туган көненә туры китерелүе очраклы түгел, билгеле. Быел сөекле Тукаебызның тууына 136 ел.         Бу бәйрәмнәрне республикабыз халкы һәм үзен татар дип санаган, үз телен һәм милләтен хөрмәт иткән һәр кеше зурлап билгеләп үтә.

          Туган тел – безне берләштерүче, бер халык итүче рухи байлыгыбыз. Туган тел аша ата-бабаларыбызның кадерле мирасы буыннан буынга күчә, аның ярдәме белән без дөньяны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Туган телебезне, күз карасыдай саклап, кадерле ядкарь итеп үзебезнең балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру – безнең изге бурыч.

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә туган телдә аралашу шатлыгы, илебезгә тынычлык, халкыбызның бердәм һәм тату булуын телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International