И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Бу сүзләрне белмәгән кеше юктыр илебездә. Тукай телендә сөйләшәбез, тәмле телдә. Бүген бөек шагыйребез Тукаебызның туган көне. Шул уңайдан бакчабызда күңелле кичә үтте. Су анасы балаларны, Кәҗәкәй белән Сарыкны, Шүрәлене үзенә кунакка чакырып бәйрәм үткәрде. Безнең балалар Тукайны һәм аның әсәрләрен бик яраталар, шигырьләрен сөйләп, әкиятләрен сәхнәләштерәләр.
Кичәне йомгаклау итеп балаларга, алдан бәйгегә әти-әниләре белән бергә ясаган кул эшләре өчен, дипломнар тапшырылды. Вакыт бик тиз һәм күңелле үтте. Балаларыбыз Тукайны белеп яшәсәләр, туган телебез онытылмас дип ышанабыз.