2022 елның 23 апреле, «Эковесна-2022» республика акциясе һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында «Җәлил балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе хезмәткәрләре тарафыннан өмә үткәрелде. Анда, кирәкле инвентарь һәм яхшы кәеф белән коралланып, мәктәп территориясен һәм беркетелгән участокларны бердәм итеп җыештырдылар.