Бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукайның туган көне алдыннан «А.С. Пушкин һәм Г. Тукай йолдызлыгында» алтынчы республика иҗат конкурсына нәтиҗәләр ясалды. «Нәфис сүз» номинациясендә үз яшь категориясендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ «Җәлил гимназиясе» нән 9 «Б» сыйныф укучысы Якупов Илназ җиңүче булып танылды. Җитәкчесе Хөснетдинова И. Н. лауреатны һөнәри яктан әзерләве өчен рәхмәт белдерелде. «А.С.Пушкин һәм Г.Тукай йолдызлыгында» VI республика иҗат конкурсының конкурс видеоматериалларын танылган кинорежиссер, сценарист, ТР атказанган артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамалиева (Нурания Җамали), ТР атказанган укытучысы, РФ гомуми белем бирү оешмасының мактаулы хезмәткәре, А. С. Пушкин медале, «Милли казаныш» алтын аерымлык билгесе иясе Әлфанур Бушуева, Казан шәһәре Совет районы "Танкодром "Балалар иҗаты үзәге" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең югары квалификацияле педагогы, Казан театр училищесының театр педагогы, актер-режиссер Раил Мөхетдинов кергән жюри әгъзалары бәяләделәр. Конкурс 2015 нче елдан бирле үткәрелеп, республиканың белем бирү оешмалары арасында елдан-ел популярлаша бара. Быел конкурс рекордлы санда катнашучылар җыйды - Татарстанның 35 шәһәреннән һәм районыннан гомуми белем бирү мәктәпләренең, өстәмә белем бирү учреждениеләреннән 1070 укучы һәм тәрбияләнүче катнашты. Илназга яңадан-яңа уңышлар һәм иҗатта яңа үрләр яулавын телибез!