Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулды. Шул уңайдан, районыбызда, "Ислам һәм театр дөньясы" театр бәйгесе игълан ителде. Бу бәйгегә Югары Чыршылы мәдәният йорты Флорид Бүләковның "Әбиләргә тагын ни җитми?" әсәрен сәхнәләштерде.