Бүген Сарман урта мәктәбе базасында физика буенча 7-8 сыйныф укучылары арасында "ЭРУДИТ" бәйгесе узды. Анда районның 14 мәктәбеннән 24 укучы катнашты. Бәйге ике этапта үткәрелде: команда уены һәм шәхси уен. Командалар арасында җыелган баллар суммасы буенча 1,2,3,4 урыннарны алган командалар, шәхси зачетта җиңүчеләр һәм призерлар мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Шәхси зачетта җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.