Бүген татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Район мәгариф учреждениеләре укучылары катнашында "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән шигъри бәйге булып узды. Укучылар әдипнең шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Барлык катнашучыларга да сертификатлар, җиңүчеләргә мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды.