2022 елның 27 апрелендә Җәлил 4нче балалар бакчасында физик культура инструкторлары өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеген ныгытуда фитнес-технологияләр» дигән темага район семинар-практикумы узды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Семинар традицион рәвештә кунакларны сәламләү белән «Данс» өстәмә белем бирү түгәрәгендә тәрбияләнүче балалар башкаруында бию номеры белән башланып китте. Семинар барышында «яшь спортчылар» мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге, иртәнге гимнастика, белем бирү эшчәнлеге видеофрагментлары һәм режимлы моментлар тәкъдим ителде. Педагоглар мастер-класслар барышында үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар ахырында педагоглар түгәрәк өстәл артында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Семинарда катнашучылар мондый очрашуларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга гына түгел, педагогларның профессиональлеген үстерүдә дә зур роль уйнавын билгеләп үттеләр. Семинарга йомгак ясаганда педагоглар чараның хуҗаларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр, семинар темасы буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Семинар 4нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасы педагоглары башкаруында черлидинг элементлары белән эшләнгән музыкаль композиция белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International