“Йолдыздан сибелгән энҗеләр” китап күргәзмәсе

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Сарман үзәк балалар китапханәсендә 27 апрель көнне шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың юбилеена багышланган “Йолдыздан сибелгән энҗеләр” китап күргәзмәсе укучыларга бик ошады.

          Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова 1962 елның 10 апрелендә Буа районының Яңа Тинчәле авылында укытучылар гаиләсендә туа. Туган авылында урта белем алып, КДУның филология факультетын уңышлы тәмамлый. Университеттан соң беренче еллар «Ялкын» журналы, «Сабантуй»газетасы редакцияләрендә эшли.1994 елда аның «Ел китабы — 1994» дигән беренче “Антенналы бәрәңге” шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Балалар өчен җиде шигырь җыентыгы чыгарылды. 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Йолдыз Шәрәпованың шигырьләре балада аерым, нәзакәтле, уйланучан караш тәрбияли, кечкенәдән сүзнең матурлыгын, көйләрен  аңларга ярдәм итә. Нәкъ менә шуңа күрә алар бик теләп укыйлар, шигырьләрен яттан өйрәнәләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International