Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Җәлил бистәсендә 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә булдылар. Хезмәт буенча җитәкче урынбасары Исламгулов Илнур Ирек улы машиналарның билгеләнүе турында сөйләде һәм аларның ни белән комплектланган булуын күрсәтте. Балаларга  янгын сүндерү өчен нинди янгын сүндерү-техник җиһазлары кирәклеген, төрле ситуацияләрдә ярдәм күрсәтү өчен махсус җиһазлар, киемнәр күрсәттеләр. 32 нче янгын-коткару бүлеге инспекторы Шаймөхәммәтова Рузилә Ринат кызы  балаларга янгын сүндерү җайланмалары турында сөйләде һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр таратты. Балалар экскурсиядән бик күп уңай тәэсир алдылар. Чөнки алар күп кенә яңалык белделәр, янгын сүндерүче каскасын киеп карадылар, янгын сүндерү машиналары кабиналарында утырдылар. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә шушы экскурсияне оештырган өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International