Сарман муниципаль районының Сәләтле балалар слеты

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 28 апрелендә Сарман муниципаль районының Сәләтле балалар слеты булып узды. Слетта республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының җиңүчеләре, призерлары катнашты. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин җиңүчеләргә 10 000 сум, призерларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга 5000 сум күләмендә район башлыгы грантын тапшырды. Шулай ук районның уңай имиджын булдырып, социаль активлык күрсәткән укучылар һәм иҗат берләшмәләре дә бар иде. Аларга 1000 һәм 3000 сумлык сертификатлар тапшырылды. «Алтын Пельмешкәләр» КВН командасына һәм «детвора» балалар телевидениесенә Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International