Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында балалар һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау максатыннан "Минем әни-Автоледи" бәйгесе узды. Анда өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әниләре катнашты. Бәйге кызыклы биремнәр белән үрелеп барды. Сарман районының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы җитәкчесе Ситдикова А.Р. барлык әниләр дә "Автоледи" исеменә лаек дип санады. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Балалар һәм ата-аналар канәгать калдылар.