4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасы тәрбиячесе «Яшел ут-2022» республика смотр-конкурсының финалисты булды

2022 елның 29 апреле, җомга

Бүген Чистайда, «Чистай» мәдәни үзәгендә «Яшел ут-2022» республика смотр - конкурсында җиңү яулаган балалар бакчалары тәрбиячеләрен бүләкләү тантанасы узды. 4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасы тәрбиячесе Якупова Регина Александр кызы конкурс финалына барды. Конкурс балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүнең алдынгы педагогик тәҗрибәсен таратуда һәм балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауда ярдәм итә. Аны үткәрү барышында балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен эшләнмәләр, укыту-методик әсбаплар, рекомендацияләр камилләштерерүдә зур урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International