Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
2022 елның 30 апрелендә 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 30 апрелендә көндез урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә
15-18 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-6˚,
көндез максималь һава температурасы +11..+15˚.