30 апрель көнне Яңа микрорайонда, "Сандугач" балалар бакчасы янында чыршы утыртылды.
Агачлар утырту Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган иде. Акциядә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, җитәкче урынбасары Индира Сәхипова, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айназ Сафина, ветераннар Советы Рәисе Асылъяр Харисов һәм яшь армиячеләр катнашты.
Әйтергә кирәк, Сарман районында 7910 һәлак булган һәм 4732 Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган кеше исәпләнә.