Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Ураза гаете белән котлавы

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән изге Ураза гаете белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм ислам динен тотучы халыкларның матур сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен чагылдыра. Элек–электән мөселманнар үзләренең изге теләкләрен, туган якларында тынычлыкка, үз йортындагы татулыкка өметләрен шушы бәйрәм белән бәйләгәннәр. Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, районыбыз тормышында актив катнашып, халыкара һәм конфессияара дуслык традицияләрен ныгытуга, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүегез, мәңгелек кыйммәтләр, рәхим-шәфкать, игелек, мәрхәмәт кебек асыл сыйфатларны халыкка вакытында җиткереп яшәвегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Ураза Гаетенең шифалы догалары һәр мөселман кешесе күңеленә үтеп, тоткан уразаларыбыз кабул булып, биргән  сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын, Аллаһы Тәгалә иминлек һәм аяз күк йөзе насыйп итсен иде. Изге бәйрәм көнендә һәр йортта шатлык булсын, дип телим. Ураза бәйрәме күңелләргә тынычлык, ышаныч алып килсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм мул тормыш телим. Ураза гаете мөбарәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International