Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2022 елның 4 маенда 06 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр
2022 елның 4 маенда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен, урыны белән көчәйгәндә секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил (Казанда яшен һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил) көтелә.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез һәм кич белән яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен, урыны белән боз явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, көндез һәм кичен урыны белән көчәйгәндә 18-23 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +1..+6˚.
Көндез максималь һава температурасы +15..+19˚.