Җәлил бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

2022 елның 30 апрелендә Җәлил бистәсендә ярминкә узды, анда агрофирмалар, фермерлар, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре җитештергән продукция тәкъдим ителде.

Ярминкәдә халык күп иде, барлык товарларга ихтыяҗ зур булды. Күп санлы сәүдә пунктлары, җәмәгать туклануы предприятиеләре эшләде. Җирле халык һәм бистә кунаклары ит, бал, сөт продукциясе, яшелчәләр, ярмалар һәм башка товарлар сатып ала алдылар.

Халык өчен бу кулай бәяләрдән фермер продуктлары сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек.

Районның һәр авыл җирлеге, бистәнең белем бирү учреждениеләре үзләре җитештергән һәм җитештерелгән товарлар күргәзмәсе оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International