5 май көнне ветераннар клубында Бөек Җиңүгә багышланган тантана узды. Ветераннарны Җәлил поселогы башлыгы Каримов Рәфикъ Әзһәм улы һәм нефтьче ветераннарның җитәкчесе Харисов Рафаил Әзәл улы котладылар.
Бөек Ватан сугышы илебез тарихына, һәр гаиләнең, һәр кешенең язмышына үзенең аянычлы эзен салган. Күп югалтулар кичергән халкыбыз өчен Җиңү бәйрәме тынычлык, өмет һәм якты киләчәккә ышаныч символы булып тора. Бүгенге көндә, без- ветераннар шушы буынның җанлы шаһитлары. Бу җиңүгә безнең әтиләребез, бабаларыбыз үзләренең өлешләрен кертү генә түгел, гомерләрен дә биргәннәр. Шуның өчен бу бәйрәм бик кадерле безгә.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, ветераннар клубында “Җәлилнефть” идарәсенең профсоюзы ярдәме белән шахмат, шашка, бильярд уеннары буенча турнир узды. Безнең өлкән буын әле бүген дә сынатмый. Ир-атлар, хатын-кызлар командалары 3 көн дәвамында көч сынаштылар. Җиңүчеләр билгеләдек, призлар тапшырдык.
Ветераннарга “Ак калфак” һәм “Родники” ансамбльләре үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.