Җиңү көне алдыннан Җиңү волонтерлары бистәдә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына район Башлыгы бүләкләрен тапшыруда катнаштылар. Укучылар өлкән буын вәкилләренә рәхмәтләрен җиткерделәр, әңгәмә кордылар. Өлкәннәрне тыңлаганда күпләрнең күзләренә яшьләр килде. Никадәр авырлыклар кичергәннәр алар. Шуңа да карамастан, бүген дә алар сафта, киңәшләре, эшләре, яшәү рәвешләре белән үрнәк булып торалар. Сөләйманова Гәүһәр апа белән очрашудан соң сугыш китергән афәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын тоемладык. Сугыш кына булмасын, илләр тыныч булсын.