6 май көнне балалар бакчасында зурлар төркемнәрендә Җиңү көнен бәйрәм итү тантанасы булып узды: балалар Җиңү бәйрәме, тынычлык, солдатлар турында җырлар җырладылар, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Тәрбиячеләр балаларга тарихыбызның мөһим мизгелләре турында сөйләделәр, Җиңү Көненең нәрсә икәнен, ни өчен без аңа шулай изге караганны, ни өчен бу шатлыклы бәйрәм, ни өчен безгә аны онытырга ярамаганны аңлаттылар.
Барыгызны да Җиңү көне белән котлыйбыз! Җирдә яшәүче һәркемгә шатлык, бәхет,чиста күк йөзе, тынычлык телибез!