Петровский Завод авылында митинг

2022 елның 7 мае, шимбә

Буген Петровский Завод авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг  үтте. Чараны үзләренең котлаулары белән Петровский Завод авыл җирлеге башлыгы А.Б.Хөснетдинов, Сарман муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ю.Р. Исмәгыйлова, Петровский Завод авылы мэктэбе директоры Р.Р.Нуртдинов, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе А.Х.Гайнуллина башлап җибәрде. Мәктәп балалары чыгышы чараны дәвам итте. Митинг хәйкәл янына веноклар, чәчәкләр салу белән һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Җиңү коне белэн!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International