Карашай-Саклау авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Ветераннарга мөрәҗәгать иткән рәхмәт сүзләрен Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В. В., депутат Ялаев Р. Х. җиткерде. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары һәйкәлгә веноклар салу тантанасы узды.