Саклаубаш авыл җирлегендә Саклаубаш һәм Өчиле Саклау авылларында Җиңү бәйрәме узды. Бәйрәмдә мәктәп укучылары театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Җиңү бәйрәме белән җыелган халыкны авыл җирлеге башлыгы Габидуллина Лилия Мансур кызы, район Советы депутаты Фасхутдинов Нәфис Мөнир улы, Саклаубаш урта белем бирү мәктәбе директоры Хадиев Алмаз Рәшит улы котладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.