Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган.

2022 елның 7 мае, шимбә

Бүген Зур Нөркәй авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р. М., авыл җирлеге Советы депутаты Шайхеразиев Х. Ш. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен бу күркәм бәйрәм белән котладылар. Авыл халкына иң изге теләкләр яңгырады. Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International