Хөрмәтле райондашлар! Кадерле ветераннар!
Районыбыз кунаклары!
Сезне Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм.
9 Май – иң бөек бәйрәм. Ватаныбыз тарихында гына түгел, бар дөнья тарихында аның әһәмияте бик зур.
Утлы елларда бөтен ил белән бергә Сарман халкы да Ватанны саклаучылар сафына баскан. Районыбызның 9 меңнән артык улы һәм кызы фронтка китте. 7 меңгә якын якташыбыз яу кырында ятып калды.
Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларның якты истәлеге алдында баш иябез. Сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, солдат толларына, сугыш елы балаларына чиксез хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.
Хөрмәтле райондашлар! Җиңү безгә тыныч тормыш бүләк итте. Куанып яшәү, балалар үстерү, бәхетле булу мөмкинлеге бирде. Тынычлыкның кадерен белик.
Барыгызга да имин тормыш, бәхет-шатлык, сәламәтлек телим. Бәйрәм белән!